- Төп
- /
- Проектлар
Проектлар
«Сәләт» телләр мәктәбе
Чит телләр өйрәнү буенча курслар оештыру.
Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVIII Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале
Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигъри яшьләр «БикаФест» фестивале
Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы
Форумның идеясе үстерү мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр уртаклашу платформасы.
Әйдаманнар мәктәбе
Әйдаманнар мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала.
«Сәләт» спорт лигасы
«Сәләт» клубының спорт комитеты – эшчәнлегебезнең тагын бер төре.
«Cinema Club» киноклубы
«Сәләт» киноклубы балаларны һәм яшьләрне татар фильмнары һәм кино әһелләре белән таныштыра.
«Мирах» интеллектуаль клубы
«IK» клубы «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. шундый интеллектуаль уеннар белән мавыгучы укучылар һәм студентларны берләштерә.
«Сәләт» бәхәс клубы
Бәхәс клубы – балаларда һәм яшьләрдә тәнкыйди фикер йөртү күнекмәләре һәм ораторлык осталыгы формалаштыруга юнәлтелгән проект.